Әлмәттә «Шлем и краги» хоккей турниры узачак

2018 елның 30 гыйнвары, сишәмбе

“Дүрткә – дүрт” форматындагы гадәти булмаган ярышлар Россиянең 11 шәһәрендә, шул исәптән Әлмәттә дә узачак. Уен 4 нче февраль көнне “Нефтьче” мәдәният сарае каршысындагы катокта үткәрелә. 

Ярышларда теләге булган һәркем катнаша ала. Аның өчен бары үз командаңны туплап, https://vk.cc/7zgCpx ссылкасы буенча үз шәһәреңне табарга һәм теркәлү узарга кирәк. 

Бу ярышларда җиңүчеләр 3 мартта Мәскәү шәһәрендә ВТБ ачык шугалагында узачак финалда катнашачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International