Аны Казан дәүләт медицина университеты ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Әлмәтнең сәламәтлек саклау учреждениеләре җитәкчеләре белән берлектә чыгарылыш укучылары һәм медицина көллиятен тәмамлаучылар өчен үткәрә. Медицина фестивале «Ак халатлы фәрештәләр - Ангелы в белых халатах» дигән исем астында үтә. Аның төп идеясе – медицина һәм социаль һөнәрләр белән турыдан-туры булачак эш урынында таныштыру.
3 февральдә «Нефтьче» Мәдәният сараенда тәүге тапкыр шундый фестиваль уздырыла. Анда 9 район: Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә, Баулы, Лениногорск, Нурлат, Сарман, Чирмешән, Ютазы районнарыннан фольклор коллективлары һәм ялгыз башкаручылар катнаша. Бәйге 10.00 сәгатьтә башлана. Иң яхшы коллективлар катнашында гала-концерт 17 февральдә булачак.
2018 елның 1 гыйнварыннан 2017 елның 1 июлендәге 134-ФЗ санлы «28.12.2013 елгы 400-ФЗ санлы «Иминият пенсияләре турында»гы Федераль законның 26.1 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында»гы Федераль закон үз көченә керә. Аның нигезендә эшләүдән туктаган очракта пенсионерларның иминият пенсияләре, «төшеп калган» индексацияләрне исәпкә алып, эштән киткән айдан соң тулы өч ай узгач, әмма эштән киткән айдан соң килүче айның беренче числосыннан ук индексация суммасы өстәлеп түләнәчәк.
Россиядә иң таралган социаль түләү – айлык акчалата түләүләр (ЕДВ) 1 февральдән 2,5 % ка индексацияләнәчәк. Шулай ук ЕДВ составына керүче социаль хезмәтләр җыелмасы бәясе дә (НСУ) 2,5 % ка тапкырланачак. Исегезгә төшерәбез: НСУ алуга хокукы булган федераль ташламага ия булучылар икенең берсен – социаль хезмәтләрне натуралата формадамы яки акчалата эквивалентта алыргамы икәнен үзе сайлый ала. Бу вакытта законнар социаль хезмәтләр җыелмасын тулысы белән дә, өлешчә генә акчалата алуга алыштыруны да күздә тота.
26 гыйнвардан 28 гыйнварга кадәр Башкортстан Республикасының Нефтекама шәһәрендә 2007-2008 елларда туган егетләр арасында бу көрәш төренә нигез салучы ССРБ спорт мастеры Рәис Мортазин бүләкләренә грек-рим көрәше буенча Ачык региональ турниры узды. Ярышларда 15 шәһәрдән 200 спортчы катнашты.
3 февраль көнне Яшел Фитнес барлык теләк белдерүчеләрне фотоквестта катнашырга чакыра. Командагызны җыегыз, тематик биремнәрне алыгыз һәм спорт фото-ауга чыгыгыз! Квест 12.30 сәгатьтә башланачак. Катнашучылар Белоглазова урамы, 60 урнашкан Алнас стадионында җыелачак.
Иртәгә, 31 гыйнвар көнне аязучан болытлы һава торышы көтеләчәк. Явым-төшемсез.
Шимбә 3 февраль көнне Әлмәт мәйданнарында мәдәни күңел ачу чаралары узачак. Алар Татарстан нефтенә 60-еллык исемендәге шәһәр паркында, Әлмәткә 60-еллык исемендәге скверда, "Татнефть" ГАҖнең үзәк бинасы янындагы мәйданда, "Мегаполис" клубы алдындагы мәйданда, Нефтьчеләр мәйданының үзәк шугалагында узачак. Әлмәтлеләрне бәйрәм чараларында көтәләр.
26 гыйнвардан алып 28 гыйнварга кадәр Базарлы Матак авылында 2004-2006 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында бил алышу буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды. Бу ярышта Татарстан Республикасының 16 районыннан 195 спортчы катнашты.
31 гыйнварда яшәү урыны буенча теркәлгән адрес буенча сайлауларга килә алмый торган сайлаучылардан гаризалар кабул итү башланды. Татарстанда яшәүчеләр Россия Президенты сайлауларында яшәү урыныннан читтә дә тавыш бирә алачак. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.