Әлмәттә «Татнефть» компаниясе хезмәт коллективының конференциясе узды

2018 елның 29 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген, "Нефтьчеләр" мәдәният сараенда ел саен уза торган «Татнефть» ГАҖ хезмәт коллективының конференциясе узды, аның барышында 2017 елда  Компания эшчәнлегенә һәм Күмәк килешү шартларын үтәүгә нәтиҗәләр ясалды һәм 2018 елга максатлар билгеләнде.

Конференция эшендә Компаниянең генераль директоры Наил Маганов, ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, Россия Нефтегазстройпрофсоюз компаниясе рәисе Александр Корчагин, ТР Профсоюзлары федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова, «Татнефть» профсоюз комитеты рәисе Гөмәр Яруллин, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин, Компаниянең структур бүлекчәләре һәм бүлендек җәмгыятьләре, республиканың нефть сервис предприятиелары җитәкчеләре катнаштылар.

Конференция делегатлары каршында 2017 елда  «Татнефть» коллективы эше турында доклад белән генераль директорның җитештерү буенча беренче урынбасары - баш инженер Наил Ибраһимов чыгыш ясады. Ул 2017 елдагы нефть чыгару күләмнәренең чикләнүе белән бәйле җиңел булмаган шартларда компаниянең барлык куелган максатларга ирешкәнен билгеләп үтте. «Татнефть» Группасы буенча 28 миллион 939 мең тонна нефть чыгарылды. Шуларның Татарстан Республикасыннан читтә Россия Федерациясе регионнарында 353 мең тонна нефть чыгарылган.

Шулай ук конференция кысаларында 2017 елда Компания эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча «Татнефть» компанияләре группасы хезмәткәрләре бүләкләнде.

Конференция делегатлары тарафыннан 2018 елга Күмәк килешү төзелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International