Әлмәт - Экология елы нәтиҗәләре буенча алдынгылар арасында

2018 елның 29 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Россия Федерациясендә иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү буенча беренче урынны яулады. Шуның турында, район активы белән киңәшмәне ачып, район башлыгы Айрат Хәйруллин хәбәр итте.

- Республикабызда Иҗтимагый киңлекләрнең экология елы итеп игълан ителгән ел кысаларында Әлмәт муниципаль районы территориясендә без зур эш башкардык. Бу экологик өмәләр, агачларны утырту, "Чиста ярлар" программасын тормышка ашыру, иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү һәм әйләнә-тирәлекнең экологик хәлен яхшыртуга юнәлтелгән башка күп изге эшләр. Бик күп нәрсә «Татнефть» ГАҖе, компаниянең структур бүлекчәләре ягыннан эшләнә, - дип билгеләде Айрат Ринатович, һәм Әлмәтнең җиңүгә лаеклы өлешне керткәнен ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International