ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2018 ел
дүшәмбе

"Нефтяникның" күчмә уеннары Башкортстанда "Горняк" командасы белән матч белән тәмамланды. Әлмәтлеләр Данила Воеводинның алканы капкага кертүе белән исәпне башлап җибәрделәр. Учалылар исәпне тигезләделәр, ләкин бу озакка бармады. Унтугызынчы минутта Виталий Каменев кабаттан командабызны алга чыгарды - 1:2.

27 гыйнвар көнне “Мәдәни мохит” проекты кысаларында мәдәни-күңел ачу чаралары шәһәрнең 5 мәйданында узды. Татарстан нефтенең 60-еллыгы исемендәге шәһәр паркында "Очрашу урынын үзгәртеп булмый" концерт программасы оештырылды. артистлар популяр җырларны да башкардылар, тамашачылар белән биеделәр дә, бию ярышларын оештырдылар да.

 

2017 елдагы Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау өлкәсендәге эшчәнлек нәтиҗәләре һәм  2018 елга төп максатлар турында доклад белән ТР сәламәтлек саклау министры Әдел Вафин чыгыш ясады. Ул узган елда министрлык эшенең өстенлекле максатларны хәл итүгә: медицина ярдәмен күрсәтүне оештыру процессларын камилләштерүгә, санлы мәгълүмати технологияләрне кертүгә, балачак һәм бала табарга ярдәм итү хезмәтләрен камилләштерүгә, санитар авиациясен үстерүгә, дарулар белән тәэмин итүне системалаштыруга һәм өлкәдә кадрлар җитешмәү проблемасын юк итүгә юнәлтелгәнен ассызыклады. 

27 гыйнвар көнне "Девон" спорт комплексында (Түбән Кама шәһәр тибындагы поселогы) беренче тапкыр Әлмәт муниципаль районы авыл хуҗалыклары арасында ГТО дисциплиналары буенча төркем ярышлары үтте. Әлеге чараны Әлмәт шәһәре Тест үткәрү үзәге һәм район спорт комитеты оештырдылар, ә ярышлар халыкның барлык категорияләре арасында уздырыла торган кышкы ГТО фестивале кысаларында үткәрелде.


27
гыйнвар, 2018 ел
шимбә

Татарстан Республикасында 2018 елның капиталь ремонт программасында  43 муниципаль берәмлек (Кайбыч һәм Чүпрәле районнарыннан гайре) катнаша. Бу гомуми мәйданы 5,3 млн. кв. метр булган 995 күп фатирлы йорт. 224 меңнән артык гражданның торак шартларын яхшырту планлаштырыла.

Бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов язгы җәчү эшләренә әзерлек барышы турында хәбәр итте. Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты. 


26
гыйнвар, 2018 ел
җомга

Башкарма комитетта бүген шәһәр һәм район Уставларына үзгәрешләр кертү буенча ачык тыңлаулар үтте, алар 2017 елның 28 ноябрендә Iнче укылышта кабул ителгән иде. Чираттагы төзәтмәләрнең максаты - район һәм шәһәрнең төп оештыру документларын яңа өч федераль законы белән туры китерү. 

Казанда Татарстан Республикасындагы муниципаль берәмлекләр арасында иң яхшы Яңа ел чарасы һәм бәйрәм бизәлешен ачыклауга юнәлтелгән республика бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. Биш номинацияле бәйге 2017 елның 25 декабреннән 2018 елның 20 гыйнварына кадәр уздырылды. Барысы комиссиягә Татарстан Республикасындагы 43 муниципиаль районнан һәм 2 шәһәр округыннан гаризалар җибәрелде.

Әлмәт мәшьгульлек үзәге гражданнарга һәм эш белән тәэмин итүчеләргә “Россиядә эш” (Работа в России) дәүләт порталының эше турында мәгълүмат бирә, порталның Интернет челтәрендә адресы https://trudvsem.ru

Бүген кичтән 26 гыйнвар көнне транспорт чарасын аек булмаган хәлдә йөртүчеләрне ачыклау буенча Әлмәт районы буенча Роосия ЭЭМ бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе тарафыннан "Тоннель" операциясе оештырылачак. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International