2018 елның апрель аенда яшьләр проектлары һәм идеяларына ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән VIII "Безнең Татарстан" республика яшьләр форумы финалы узачак. Һәр яшь кеше яисә төркемнең бәйгедә катнашу өчен проектын тәкъдим итү, фикердәшен табу һәм иҗтимагый һәм дәүләт ярдәмен алу мөмкинлеге бар.
Форум кысаларында "Ситуацион үзәкләренең элементлары территориясе" мәйданы формалаштырылган.
Гаризалар онлайн режимда forumtatarstan.com сайтында урнаштырыла. Аларны 15 февральгә кадәр җибәрергә була. Элемтә өчен телефон: 8 (843) 5-333-776, e-mail: guncbgd@mail.ru.