29 гыйнвар көнне Әлмәт Мәшьгульлек үзәгендә Әлмәт муниципаль районы авыл хуҗалыклары башлыклары белән очрашу оештырылды.
Очрашу барышында эш белән тәэмин итүчеләрнең Мәшьгульлек үзәге тормышка ашыра торган программаларда, шул исәптән 14 яшьтән алып 18 яшькә кадәр балигъ булмаганнарны вакытлыча эшкә урнаштыру, белем алу оешмаларын тәмамлаган укучыларны стажировкага җибәрү һәм эшкә урнаштыру, инвалидларны эшкә урнаштыру өчен эш урыннарын җиһазлауда катнашуы турында фикер алыштылар.