Район активы белән гомумшәһәр киңәмәсендә доклад белән Россиянең Әлмәт районы буенча ЭЭМ бүлеге начальнигы урынбасары Ильшат Шәмсин чыгыш ясады. Чыгышында шәһәр һәм районда җинаятьчелек торышы турында хәбәр итте, 2017 елдагы эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясады.
Отчет периодында Росиянең Әлмәт районы буенча ЭЭМ бүлегенең кизү бүлекчәсенә 28538 гариза һәм гражданнардан хәбәрләр кабул ителде, 2089 җинаять теркәлде, бу 2016 елгы күрсәткечтән 16%ка артыграк.