Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Лаптева бүген эшлекле дүшәмбедә 9 май бәйрәмен билгеләп үтү кысаларында оештырылачак масштаблы һәм киң эчтәлекле чаралар белән таныштырды.
26 апрель көнне XV “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында футбол спорт мәктәбендә медицина учреждениеләренең командалары арасында аркан тарту буенча буенча ярышлар узды.
Хәрби хезмәткә чакырылучыларның хокукларын яклау һәм аларга бу юнәлештә ярдәм итү максатыннан 29 апрельдә 9.00-17.00 сәгатьләрдә «кайнар линия» эшләячәк. Сорауларга җавап алырга, бәхәсле мәсьәләләрне хәл итәргә Татарстан Республикасында кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил, Хәрби комиссариат һәм Адвокатлар палатасы вәкилләре ярдәм итәчәк. «Кайнар линия» телефоннары: 8 (843) 236-00-71, (843) 236-40-17, (843) 236-40-62, (843) 236-89-15.
26 апрельдә Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты хезмәткәрләре ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе һәм ТРда урнашкан Росприроднадзор идарәсе инспекторлары белән бергә тимер юлы буйлап урнашкан участокларның санитар хәле тикшерделәр.
Әлмәт муниципаль районында паркларда һәм скверларда төрле дәрәҗәдәге фонтаннар урнашкан. Һәр фонтан мәҗбүри техник хезмәт күрсәтү таләп итә.
27 апрель көнне Әлмәтнең “Юбилейный” спорт сараенда зур спорт бәйрәме – Бердәм эшче хоккей лигасы сезонының тантаналы ябылышы узды.
Чәчүлек сезонының кызу чагы. Бүген Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин Әлмәт районы кырларында язгы кыр эшләре барышы белән танышты.
Татарстанда 25 апрельгә 176 күп фатирлы йортта капиталь ремонт эшләре алып барыла.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.
Дебатларның чираттагы икенче раунды бүген Яшьләр үзәгендә узды. Бу юлы катнашучылар заманча авылларның үсеш мәсьәләләре һәм механизмнары һәм Татарстан гаиләләренең иминлеге турында фикер алыштылар.
«Үсеш локомативлары» стратегик инициативалар бәйгесе узган елның көзендә старт алды, барысы 350гә якын заявка кабул ителде, финалга 75 катнашучы чыкты.