1 май көнне, шәһәрне яшелләндерү программасы, шулай ук «Эковесна 2019» бәйге кысаларында, район башлыгы, шулай ук «Татнефть» ГАҖнең җитәкче составы катнашуы белән Зарипов проспекты буйлап урнашкан аеру сызыгында зур яфраклы агачлар тантаналы рәвештә утыртылачак.
Район башлыгы Айрат Хәйруллин рәислеге асытнда үткән сессия эшендә район Советы, шәһәр Советы депутатлары, шәһәр һәм районның Мактаулы гражданнары, хокук саклау, тикшерү-күзәтү органнары җитәкчеләре, шәһәр һәм район активы, массакүләм мәгълүмат чаралары катнаштылар.
Санитар-экологик икеайлык дәвам итә, алда күп эшләр. Өмәләр, шәһәрне яшелләндерү, урам массивын җыештыру һәм башка күп кенә экологик чаралар. Безнең алда зур бурыч тора - районның территориясен тәртипкә китерү.
Әлмәттә "Гадел икътисад, хезмәт кешесе мәнфәгатьләре өчен" дигән теләктәшлек митингы узачак.
Норматив буенча биш көн дәвамында һаваның уртача температурасы +8°C җылыдан өстә булганда җылылык бирү туттатыла. Әлмәттә 30 апрельдә җылыту сезоны төгәлләнде.
Бүгенге көндә Әлмәт районының медицина учреждениеларында квалификацияле табиблар җитми. Әлмәт районы җитәкчелеге һәм Сәламәтлек саклау идарәсе тарафыннан шушы мәсьәләне хәл итү буенча максатчан эш алып барыла.
26 апрельдә Әлмәт районының башкарма комитетында Урта-Идел дәүләт автоюлларны күзәтү регионара идарәсенең Татарстан Республикасы бүлеге начальнигы Жаренков Анатолий Геннадий улы рәислеге астында пассажирларны йөртүгә лицензия алу өлешендә гамәлдәге канунчылыктагы үзгәрешләр белән таныштыру буенча киңәшмә узды.
Урманга карата сакчыл мөнәсәбәтне тәрбияләү, җәмгыятьнең игътибарын урман ресурсларын саклау, яңадан җитештерү һәм арттыру максаты белән һәм 2019 елның 26нчы мартында расланган Татарстан Республикасының Миинистрлар кабинеты боерыгы№ 612-р нигезендә 27 апрельдә Әлмәт районы территориясендә «Урманны утырту көне» табигатьне саклау акциясе уздырылды.
Район активы белән үткән иртәнге киңәшмәдә башкарылган эш турында доклады белән җирлекнең башлыгы Вадим Воронин чыгыш ясады. Ул җирлекнең территориясендә ике торак пункты - Кәләй авылы, Сабанчы авылы һәм бер Рангаут дача хуҗалыгы урнашканы һәм аларда 1930 кеше яшәве турында хәбәр итте. Шәхси ярдәмчел хуҗалык эшчәнлеген алып баручы хуҗалыкларның саны 552 - Кәләйдә 504 хуҗалык һәм Сабанчыда - 48. Җирлекнең башлыгы шулай ук халыкның саны ел саен артуын билгеләде.
Санитар-экологик икеайлыкның иң кызу чагы. Әлмәттә җыештыру, рөхсәтсез урнаштырылган калдыклар урыннарын юк итү буенча эш дәвам итә, шулай ук яшелләндерү һәм экологик яктан тәрбияләү буенча эш актив рәвештә алып барыла.