26 апрель көнне XV “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында футбол спорт мәктәбендә медицина учреждениеләренең командалары арасында аркан тарту буенча буенча ярышлар узды.
Биредә 7 медицина оешмасыннан 13 команда катнашты.
Шәхси беренчелектә урыннар түбәндәге рәвештә бүленде:
Ир-атлар арасында
1 урын – Әлмәт ашыгыч медицина ярдәме станциясе;
2 урын – Перинаталь үзәкле Әлмәт балалар хастаханәсе;
3 урын – “Татнефть” ААҖ һәм Әлмәт шәһәренең медицина-санитар часте.
Хатын-кызлар арасында:
1 урын – Перинаталь үзәкле Әлмәт балалар хастаханәсе;
2 урын – Әлмәт ашыгыч медицина ярдәме станциясе;
3 урын – “Татнефть” ААҖ һәм Әлмәт шәһәренең медицина-санитар часте.