Әлмәттә Бердәм эшче хоккей лигасы җиңүчесе ачыкланды

2019 елның 27 апреле, шимбә

27 апрель көнне Әлмәтнең “Юбилейный” спорт сараенда зур спорт бәйрәме – Бердәм эшче хоккей лигасы сезонының тантаналы ябылышы узды.

Әлеге чарада Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин, “Татнефть” җәмгыятенең  генераль директоры урынбасары, "Нефтяник" хоккей клубы президенты Ринат Шәфигуллин, “Татнефть” профсоюз комитеты рәисенең беренче урынбасары Андрей Зимин, “Татнефть” профком рәисе урынбасары Эльмира Газизова һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.

Уеннарның соңгы көнендә  “А”- РХЛ дивизионының җиңүчесе һәм призлы урын ияләре билгеле булды. Матч нәтиҗәләре буенча бронза медальгә “Җәлилнефть”, көмеш медальгә “Әлмәтнефть -1”, ә алтын медальгә “Меллянефть” командасы ия булды.

Лига 2018 елда олылар арасындагы массакүләм хоккей ярышлары кичергән үзгәреш нәтиҗәсендә  барлыкка килә. Ул Эшче хоккей лигасы чемпионатында һәм һәвәскәрләр арасындагы турнирларда чыгыш ясаган 39 команданы  үзенә берләштерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International