Әлмәттә Бөек Ватан сугышында җиңүнең 74 еллыгын каршылау буенча әзерлек турында фикер алыштылар

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Лаптева бүген эшлекле дүшәмбедә 9 май бәйрәмен билгеләп үтү кысаларында оештырылачак масштаблы һәм киң эчтәлекле чаралар белән таныштырды.

9 май көнне чаралар 7.00 сәгатьтә башланачак. Чәчәк бәйләмнәрен салу графигы расланган, анда 50дән артык оешма, предприятие һәм учреждение катнашачак. Җиңү көнен бәйрәм итү Ленин мәйданында узачак. 

Яшьләр үзәгендә Җиңү волонтерлары штабы эшен алып бара, ул халыкны "Үлемсез полк" Бөтенроссия акциясендә катнашу турында белдерә. 

"Кадерле ветераным" патриотик акциясе узачак. Үзләренең ветераннары турында әлмәтлеләр "Луч телекомпаниясенең видео төшерү студиясенә сөйли алачак. Студия 11.00 сәгатьтән алып 13.00 сәгатькә кадәр фонтан янында "Нефтьче" мәдәният сарае мәйданында, 14.00 сәгатьтән алып 16.00 сәгатькә кадәр шәһәр паркында Мәңгелек ут янында урнашачак. 

Кичке тематик концерт программасы  18.30 сәгатьтән алып 22.00 сәгатькә кадәр Ленин мәйданында үтәчәк, анда шәһәрнең яшь талантлар һәм Татарстан Республикасының атказанган артисты Рөстәм Асаев катнашачак. Кичке унда бәйрәм салюты яңгырыячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International