ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2019 ел
җомга

Әлмәт сөт комбинаты җитештерүне тергезү буенча эш дәвам итә. 

28 апрельдә Әлмәт Үзәк мәчетендә “Без – Тукай оныклары” дип исемләнгән дүртенче шигырь укучылар бәйгесе була. Ел саен уза торган әлеге чараны Әлмәт мөхтәсибәте татар халкының атаклы шагыйре Габдулла Тукайны искә алу уңаеннан үткәрә.

Узган гасырның иң коточкыч һәлакәтеннән исәпләнгән Чернобыль атом электр станциясендәге шартлауга быел 33 ел булды. 2003 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы авария булган 26 апрельне Халыкара радиация һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне дип игълан итте. Шушы вакыттан башлап әлмәтлеләр һәр елны бу датаны билгеләп үтәләр.

Бүген бөек татар шагыйре Габдулла Тукай тууының 133 еллыгын билгеләп үттеләр. Ел дәвамында шагыйрьнең истәлеген һәм мирасын мәңгелештерү максатыннан Россия регионнарында һәм чит илләрдә чаралар - семинарлар, шигърият кичләре, күргәзмәләр уздырыла.

24 нче апрельдә Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә мәктәп укучылары өчен «Белем. Карьера-2019» ярминкәсе үтте. Ярминкә үткәрүнең максаты - эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру, яшьләрнең икътисадның реаль секторында ихтыяҗ булган һөнәрләр һәм белгечлекләр алуга мотивациясен арттыру.

Ремонт сәбәбендә 1 майдан эш тәмамлануга кадәр Советская урамы буйлап Баруди урамыннан Чехов урамына кадәр, Монтажная урамы буйлап,  Изаил Зарипов проспекты буйлап Шевченко урамыннан «Казан-Ырынбур» автоюлына (Колшәрип боҗрасы) кадәр хәрәкәт ябыла.

Комиссия утырышында май бәйрәмнәрендә куркынычсызлык чараларын булдыру турында сүз алып бардылар.

Пропискасы булмаган татарстанлыларга социаль пенсия яшәү урыны буенча түләнә. Пенсия рәсмиләштерү буенча өстәмәләр үз көченә март аенда керде. Хәзер пенсия алу өчен Россия дә яшәвеңне раслау өчен Пенсия фонды идарәсенә барып, гариза язарга, яисә социаль ярдәм күрсәтү оешмасыннан алган документлар тәкъдим итәргә кирәк.

25 апрельдә «Әкиятләр шәһәре» театр фестивале кысаларында  «Белоснежка» 54нче номерлы балалар бакчасында «Красная шапочка» группасында тәрбияләнүчеләр һәм педагоглар «Юл маҗаралары» чарасын уздырдылар һәм үзләренең театраль осталыкларын күрсәттеләр.

Норматив буенча биш көн дәвамында һаваның уртача температурасы +8°C җылыдан өстә булганда җылылык бирү туттатыла. Әлмәттә 30 апрельдә җылыту сезоны төгәлләнәчәк.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International