«Үсеш локомативлары» стратегик инициативалар бәйгесе узган елның көзендә старт алды, барысы 350гә якын заявка кабул ителде, финалга 75 катнашучы чыкты.
Бүген икенче белем алу модуле кысаларында катнашучылар «Татнефть» ГАҖ бинасында укуны уздылар, «Татнефть» ГАҖ яшьләр һәм профсоюз оешмаларының эшчәнлеге белән таныштылар, бизнес-кейсларны чиштеләр, шулай ук Әлмәтнең башлыгы Айрат Хәйруллин һәм Татарстан Республикасының Премьер-министрының иҗтимагый берләшмәләре буенча киңәшчесе Андрей Кондратьев белән очраштылар.