Айрат Хәйруллин Әлмәт районында язгы кыр эшләре барышын тикшерде

2019 елның 27 апреле, шимбә

Чәчүлек сезонының кызу чагы. Бүген Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин Әлмәт районы кырларында язгы кыр эшләре барышы белән танышты. 

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фәнис Шәрәфиев Әлмәт районында чәчүлек кампаниясенә бәясен бирде:

- Иртә чәчүнең 44 мең га мәйданының 15 мең гектары чәчелгән. Төрле хуҗалыкларда эш төрлечә оештырылган. Гомумән, бүгенге көндә районда язгы чәчүнең 34%ы чәчелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International