9 июньдә җиләк-җимеш тематикасында «Алга җәйгә» шәһәр велопарады узачак. Моның турында мәдәнитя идарәсе начальнигы Гүзәл Пайдуллина хәбәр итте.
Россия халыкларын берләштерүче һәм аларга милли гореф-гадәтләрен һәм йолаларын саклап калырга ярдәм итүче бәйрәм - халык Сабантуе бәйрәме якынлашып килә. Район үзәкләрендә «Сабантуй» бәйрәме 8-9 июньдә узачак. Әлмәттә ул 8 июнь көнне 10.00 сәгатьтән алып 15.00 сәгатькә кадәр, авыл җирлекләрендә аерым график буенча оештырылачак. Моның турында эшлекле дүшәмбедә мәдәният идарәсе начальнигы Гүзәл Пайдуллина хәбәр итте. Ул әлеге вакыйга алдыннан зур оештыру эше башкарылганын билгеләде.
Бүген шәһәр һәм район мөселманнары исламдагы ике зур бәйрәмнәрнең берсен, авыз ачу бәйрәме итеп исемләнгән Ураза бәйрәмен билгеләп уздылар. Тантаналы бәйрәм намазы иртән шәһәрнең үзәк мәчетендә узды.
Сезне чын күңелемнән Ураза бәйрәме белән котлыйм!
Әлеге әхлакый яктан камилләштерү бәйрәме кешеләрне дуслыкка, татулыкка, мәрхәмәтлеккә һәм игелекле эшләргә тарта, гаилә нигезләрен ныгытуга юл куя. Аның гореф-гадәтләрен һәм ритуалларын саклау җәмгыятьтә ислам кыйммәтләрен саклауны, аның бай мәдәни мирасына карата хөрмәтне, яшьләрне олыларга хөрмәт рухында тәрбияләүне күрсәтә.
Район активы белән киңәшмә нәтиҗәләр ясаудан башланды. Район башлыгы Айрат Хәйруллин узган атнада булган мөһим чараларны билгеләде. Алга таба район башлыгы бүләкләү тантанасын уздырды. Актв катнашу һәм Әлмәт муниципаль районында команда-штаб өйрәнүләре нәтиҗәләре буенча югары күрсәткечләр күрсәткән өчен Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитетының Мактаулы грамоталары белән бүләкләнделәр.
Бүген күп фатирлы йортларда капиталь ремонт эшләре буенча штаб утырышында узган елга нәтиҗәләр ясалды һәм якын киләчәккә планнар билгеләнде.
Ел саен, чәчү эшләре тәмамланганнан соң, район сыер савучылары, сабанчылары һәм терлек үрчетү буенча технологлар бәйгесен уздыру матур традициягә әйләнде. Быел ул «Чишмә» ҖЧҖ территориясендә узды һәм инде илленче - юбилей булып саналды. Бәйгедә катнашучыларны район башлыгы Айрат Хәйруллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фәнис Шәрәфиев һәм башка мактаулы кунаклар сәламләделәр.
9 июнь көнне Әлмәттә IV “Алга җәйгә!” шәһәркүләм велопарады була.
1 июнь, Халыкара балаларны яклау көнен бәйрәм итү кысаларында шәһәр паркында веломәйдан оештырылды. Монда һәр теләгән кеше велосипедны фигуралы йөртүдә көчләрен һәм осталыкларын сыный алды.
Өченче ел рәттән Әлмәттә Балаларны яклау көнендә яңа туган сабыйларга автолюлькалар бүләк итәләр.