Әлмәттә "Сабантуй-2019" милли бәйрәмен уздыруга әзерлек бара

2019 елның 4 июне, сишәмбе

Россия халыкларын берләштерүче һәм аларга милли гореф-гадәтләрен һәм йолаларын саклап калырга ярдәм итүче бәйрәм - халык Сабантуе бәйрәме якынлашып килә. Район үзәкләрендә «Сабантуй» бәйрәме 8-9 июньдә узачак. Әлмәттә ул 8 июнь көнне 10.00 сәгатьтән алып 15.00 сәгатькә кадәр, авыл җирлекләрендә аерым график буенча оештырылачак. Моның турында эшлекле дүшәмбедә мәдәният идарәсе начальнигы Гүзәл Пайдуллина хәбәр итте. Ул әлеге вакыйга алдыннан зур оештыру эше башкарылганын билгеләде.

Бәйрәм программасы:

10.00  «Рәхим итегез, Сабантуйга!»  Сусаклагыч буенда урнашкан яр буе урамында сәламләү зонасы 

           «Добрый дворик»  Иҗади остаханәсе, балалар өчен интерактив уеннар.

           «Ярмарка - Базаром»  -  тәмле тамаклар һәм кул эше осталары өчен!

           Зур «БАУРСАК»

10.30  Үзәк мәйдан    Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен хөрмәтләү 

           «Бөек Болгарлардан икмәк турында риваятьләр...»  

          ТР йолдызлары: Раяз Фасихов, Әнвәр Нургалиев, «Казан егетләре», Рината Тей, Марина Карпова, Алиса Мамина, Илгиз Зәйниев, Айдар Фәйзрахмановның фольклор музыкасы ансамбле катнашуы белән концерт-сәхнәләштерелгән тамашасы. 

12.00   Милли уеннар һәм «Көрәш» - иң көчле җиңәчәк!

12.00   Балалар мәйданы  «Бөек Болгар. Үткәннәргә сәяхәт» 

          Рыцарьләр һәм батырларның урта гасыр сугышлары фестивале, бөтен гаилә өчен тарихи мастер-класслар.

           Мөһим һөнәрләр мәйданы.

13.00   Ипподром  Ат чабышлары, понида ярышлар, беренче тапкыр стрипль-чез.

14.00   Үзәк мәйдан  Батырларның йомгаклау көрәшләре һәм «2019 ел батырын» бүләкләү.

15.00    Чара тәмамлану.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International