Әлмәт районында сыер савучылар, сабанчылар һәм технологлар бәйгесе узды

2019 елның 3 июне, дүшәмбе

Ел саен, чәчү эшләре тәмамланганнан соң, район сыер савучылары, сабанчылары һәм терлек үрчетү буенча технологлар бәйгесен уздыру матур традициягә әйләнде. Быел ул «Чишмә» ҖЧҖ территориясендә узды һәм инде илленче - юбилей булып саналды. Бәйгедә катнашучыларны район башлыгы Айрат Хәйруллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фәнис Шәрәфиев һәм башка мактаулы кунаклар сәламләделәр.

Ярышларның нәтиҗәләре буенча төп туфракны эшкәртү буенча 1нче урынны ЯН Скиба - «Чишмә» ҖЧҖ яулады, туфракның өске катлавын эшкәртү буенча Алексей Гурьянов – «Альметьевскагрохимсервис» бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте, терлек үрчетү буенча иң яхшы технолог булып Равил Валиуллин – Н.Е.Токарликова исемендәге АҖ танылды. «Кичүчат» хуҗалыгыннан Алия Рахматуллина машина савымы операторлары арасында үткәрелгән бәйгедә җиңде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International