Әлмәттә «Алга җәйгә» шәһәр велопарадын әзерләү һәм аны үткәрү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2019 елның 4 июне, сишәмбе

9 июньдә җиләк-җимеш тематикасында «Алга җәйгә» шәһәр велопарады узачак. Моның турында мәдәнитя идарәсе начальнигы Гүзәл Пайдуллина хәбәр итте.

Велопарад шәһәр пляжы территориясендә катнашучыларны 10.00 сәгатьтә түбәндәге номинацияләр буенча теркәүдән башланачак: иң яхшы җиләк-җимеш балалар («Juice kids»), ир-ат, хатын-кыз («Sweet man») вело-образ, иң җиләк-җимешле команда («Juice fruit»), гаилә («Fruit family»), Дөньякүләм һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатына туры китерелгән иң яхшы образ (Вело – WorldSkills). Стартта  «Тинькофф Банк» генераль спонсорыннан бүләкләр таратылачак.

11.00 сәгатьтә велопарадка старт биреләчәк, ул түбәндәге маршрут буенча үтәчәк: Шевченко урамы (шәһәр пляжы) – Радищев урамы – Тимирязев урамы – Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркы, музыкаль фонтан территориясенә кадәр, монда фииниш булачак. Концерт программасы 12.00 сәгатьтә башланачак. Аннан соң «Алга җәйгә» бәйгесендә җиңүчеләр бүләкләнәчәк. 12.00 сәгатьтә «ТИМЕРМАН» республика проекты эгидасы астында оештырылган һәм шәһәребездә икенче тапкыр узачак «Тур де Татарстан» велоузышына старт биреләчәк. Спортчылар шәһәрнең төп урамнары буйлап 50 һәм 100 км. аралыгындагы дистанцияне уза алачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International