Бүген шәһәр һәм район мөселманнары исламдагы ике зур бәйрәмнәрнең берсен, авыз ачу бәйрәме итеп исемләнгән Ураза бәйрәмен билгеләп уздылар. Тантаналы бәйрәм намазы иртән шәһәрнең үзәк мәчетендә узды.
Бүген 13.00 сәгатьтә Әлмәт мөхтәсибәте оештырган чаралар Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында дәвам итәчәк, монда хәйрия чарасы уздырылачак.