Әлмәттә күп фатирлы йортларда капиталь ремонт эшләре алып барылу турында фикер алыштылар

2019 елның 3 июне, дүшәмбе

Бүген күп фатирлы йортларда капиталь ремонт эшләре буенча штаб утырышында узган елга нәтиҗәләр ясалды һәм якын киләчәккә планнар билгеләнде.

Торак сәяәсте һәм торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты директоры Җәүдәт Сөләйманов чыгышында 2018 елда 62 күп фатирлы йортта 335,7 млн. сумлык капиталь ремонт эшләре башкарылганын билгеләде.  

2019 елда күп фатирлы йортларның гомуми милкен капиталь ремонтлау региональ программасын кыска вакыт эчендә тормышка ашыру кысаларында 63 йортта 438, 2 млн. сумлык ремонт планлаштырылган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International