2019 елның 25 июнендә Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре, эш бирүчегә, «Аппак» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә, күпбалалы ата-ананы эшкә урнаштыру өчен эш урыны булдыруга бәйле чыгымнарны каплауга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидия бирү гаризасын карау максатыннан чыгып сәфәргә чыктылар.
Әлмәттә «Алтын алмалар турында әкиятләр» паблик-арт программасының яңа этабы старт ала. Рәссамнар велосипед маршрутында яңа мураллар һәм объектлар ясаудан тыш, һәм ял көннәрендә, 22 июньнән алып 23 сентябрьгә кадәр, программа кысаларында «Минем шәһәр, минем урам» вакыйгалар сериясе оештырылачак.
Кичә, 25 июньдә, барлык Әлмәт муниципаль районындагы мәктәпләрне тәмамлаучылар үзләренең мәктәпләре, укытучылар һәм сыйныфташлары белән саубуллаштылар. Әлмәт районындагы 930дан артык укучы аттестат һәм үзләренең иң кыю планнарын тормышка ашыру мөмкинлеге алдылар. Гадәттәгечә, барысы да шундый ихтирам һәм түземсезлек белән көтеп алынган шушы көн үзенең могҗизасы белән истәлектә калсын өчен Әлмәт районында Чыгарылыш балы оештырылды. Инде иккенче ел рәттән шәһәр һәм район җитәкчелеге инициативасы буенча «Татнефть» компаниясе ярдәме белән 39 мәктәптән 770 иң яхшы чыгарылыш укучысы күңелле һәм искиткеч итеп үзләренең мәктәп елларын озаттылар.
21 июньнән Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кешеләрнең иминлеге өлкәсен күзәтү буенча федераль хезмәт Бөтенроссия икмәк-күмәч һәм кондитер эшләнмәләренең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы буенча «кайнар линияне» ачты.
29 июнь көнне Татарстан Республикасы Кама аръягы чувашларының ХІІІ Ачык «Учук» фестивале узачак.
Әлмәт спортчысы Искәндәр Гарифҗанов көрәш буенча 17-18 яшьлек егетләр арасында узган дөнья беренчелегендә җиңүче булды. 70 кг авырлык категориясендә ул иң яхшысы дип танылды.
Бүген Торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалыгы департаментында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләр идарә итү компанияләре һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларның җитәкчеләре белән чираттагы тапкыр очраштылар.
Бу ялларда «Шәһәрдә мәдәни мохит» проекты чаралары Яшьләр көненә багышланган булачак.
2019 нчы елның 24 нче июнендә Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналарны, күп балалы ата-аналарны эшкә урнаштыру өчен эш урыны булдыруга (җиһазландыруга) бәйле чыгымнарны каплауга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү өчен эш бирүчеләрнең гаризаларын карау комиссиясе утырышы узды.
Әлмәттәге «Алтын алмалар турында әкиятләр» паблик-арт программасы командасы туган шәһәрләренә битараф булмаган һәм аның үсешенә үзләренең өлешен кертергә теләүче волонтерларны кабул итү турында игълан итә. Волонтерлар оештыручыларга «Минем шәһәрем, минем урамым» мәгърифәтчелек программасының чараларын уздырырга ярдәм итәчәкләр, велоэкскурсияләрне оештыруда һәм Росся, Аргентина, Испания, Италия, Украинадан җыелган рәссамнар белән яңа арт-объектларны бизәүдә катнашачаклар. Аларны паблик-арт белән эш итүнең гаҗәеп тәҗрибәсе, яңа танышулар һәм оештыручылардан бүләкләр көтә.