Әлмәтлеләргә «Алтын алмалар турында әкиятләр» паблик-арт программасы волонтерлары булырга тәкъдим итәләр

2019 елның 25 июне, сишәмбе

Әлмәттәге «Алтын алмалар турында әкиятләр» паблик-арт программасы командасы туган шәһәрләренә битараф булмаган һәм аның үсешенә үзләренең өлешен кертергә теләүче волонтерларны кабул итү турында игълан итә. Волонтерлар оештыручыларга «Минем шәһәрем, минем урамым» мәгърифәтчелек программасының чараларын уздырырга ярдәм итәчәкләр, велоэкскурсияләрне оештыруда һәм Росся, Аргентина, Испания, Италия, Украинадан җыелган рәссамнар белән яңа арт-объектларны бизәүдә катнашачаклар. Аларны паблик-арт белән эш итүнең гаҗәеп тәҗрибәсе, яңа танышулар һәм оештыручылардан бүләкләр көтә.

Программада катнашыр өчен түбәндәге сылтама буенча күчәргә кирәк: https://docs.google.com/forms/d/e/1FAIpQLSc4SzuIavccffYCtjMzY7nUMPRz55hbSQ3AxlMvYRB9Ep2_9A/viewform.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International