Бүген Торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалыгы департаментында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләр идарә итү компанияләре һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларның җитәкчеләре белән чираттагы тапкыр очраштылар.
- 1 июньнән Әлмәттәге 113 торак күпфатирлы йортларның хуҗалары «Алсу» идарә итү компаниясе карамагына күчтеләр. Үзләренең беренче хисап квитанцияләрен июль аенда «Алсу» идарә итү компаниясеннән генә алачаклар. Алдан ук кисәтеп китәбез: «Темп», «Надежда», «Успех», «Союз» идарә итү компанияләренең подрядчы оешмасы булган хисап-мәгълүмат үзәге срогы чыккан бурычлы хисап квитанцияләрен җибәрергә мөмкин. Бүгенге көндә «Надежда», «Темп», «Успех» һәм «Союз» компанияләренә карта банкротлык процедурасы башланды. Конкурс нигезендә сайланган идарә итүче инде игълан ителде, - дип хәбәр итте «Алсу» идарә итү компаниясе директоры Регина Требко.