Әлмәттә субсидия алуга гаризаны карау буенча комиссия утырышы узды

2019 елның 25 июне, сишәмбе

2019 нчы елның 24 нче июнендә Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналарны, күп балалы ата-аналарны эшкә урнаштыру өчен эш урыны булдыруга (җиһазландыруга) бәйле чыгымнарны каплауга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү өчен эш бирүчеләрнең гаризаларын карау комиссиясе утырышы узды.

Күп балалы ата-ана өчен, слесарь-ремонтчыга эш урыны булдыручы «Аппак» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятеннән гариза керде.

Комиссия утырышында предприятие вәкиле катнашты. Комиссия эш бирүче тарафыннан тәкъдим ителгән документларны тикшерде һәм тәкъдим ителгән документларның күчермәләрен оригиналы белән чагыштыру, шулай ук күп балалы ата-ананы эшкә урнаштыру өчен булдырылган эш урынын карап- тикшерү максатыннан эш бирүчегә барып кайту турында карар кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International