Әлмәт районында «Учук» фестивале узачак

2019 елның 26 июне, чәршәмбе

29 июнь көнне Татарстан Республикасы Кама аръягы чувашларының ХІІІ Ачык «Учук» фестивале узачак.

Фестиваль кысаларында 28 июньнән алып  30 июньгә кадәр яшьләр өчен тарихи форум  һәм палаткалы лагерь эше оештырылачак. Биредә республикабызның 22 районыннан килгән делегатлар катнашачак.

Программада:

28 июнь 

Пленар утырыш. Форумны ачу (яшьләр үзәге), форум мәйданчыклары эше.

Иске Суркино авыл җирлегендә “Яңгыр ботксы” йоласы.

 

29 июнь

06.00-07.00 - «Учук» һәм гыйбадәт кылу йолалары

07.00-13.00 - «Дуслык ярминкәсе»- декоратив-гамәли иҗат эшләнмәләре күргәзмәсе , «Серкедә кунакта» интерактив мәйданчыгы

10.00 - Татарстан Республикасы Кама аръягы чувашларының ХІІ «Учук»   ачык фестивален тантаналы ачу

10.30 - Кама аръягы чуашларының йола һәм гореф-гадәтләрен үтәү. Иҗат коллективларының чыгышы;

11.00 - мастер-класслар

13.00 - «Тура»га мөрәҗәгать итү йоласы

14.00 - чуаш эстрадасы иҗат коллективлары һәм артистлары чыгышы;    

15.00 - халык күңел ачулары

19.00-22.00 - чуаш эстрадасы артистлары катнашында тематик дискотека (Иске Суркино авыл җирлеге);

 

30 июнь

Пленар утырыш. Форумны ябу тантанасы (яшьләр үзәге).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International