21 июньнән Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кешеләрнең иминлеге өлкәсен күзәтү буенча федераль хезмәт Бөтенроссия икмәк-күмәч һәм кондитер эшләнмәләренең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы буенча «кайнар линияне» ачты.
21 июньнән 5 июльгә кадәр «Татарстан Республикасы буенча гигиена һәм эпидемиология үзәге» филиалының Әлмәт, Зәй һәм Лениногорск районнары консультация пунктлары кулланучылар өчен икмәк-күмәч һәм кондитер эшләнмәләренең сыйфаты һәм куркынычсызлыгын тикшерү буенча «кайнар линия» оештыра.
Кайнар линия телефоны: 8 (8553) 45-20-55.