Әлмәттә күп балалы ата-аналарны эшкә урнаштыру өчен шартлар булдырыла

2019 елның 26 июне, чәршәмбе

2019 елның 25 июнендә Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре, эш бирүчегә, «Аппак» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә, күпбалалы ата-ананы эшкә урнаштыру өчен эш урыны булдыруга бәйле чыгымнарны каплауга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидия бирү гаризасын карау максатыннан чыгып сәфәргә чыктылар.

Эш бирүче тарафыннан слесарь-ремонтчының бер эш урыны булдырылган, эш урыны финанс документлары нигезендә җиһазландырылган.

Югарыда бәян ителгәннәрне исәпкә алып, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан, Эш бирүчегә 50 000 сум күләмендә күрсәтелгән субсидия бирү турында Карар кабул ителде.

Шул ук көнне "Первомайский «авыл хуҗалыгы предприятиесенә дә бару булды. Предприятие инвалидны халыкны эш белән тәэмин итү үзәге юлламасы буенча эшкә урнаштырган һәм ай саен инвалид хезмәтенә түләү чыгымнарын каплауга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидия ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International