Әлмәттә «Минем шәһәр, минем урам» белем алу проекты кысаларында чаралар дәвам итә

2019 елның 2 июле, сишәмбе

Санкт-Петербург шәһәренең тикшеренүләр институты Әлмәттә сәнгать уикендлары сериясен дәвам итә. Киләсе яллар урам сәнгатенә багышланган булачак.

6 июль көнне 14.00 сәгатьтә яшьләр үзәгендә  “Паблик-арт – граффити түгел” дигән бушлай лекция уздырылачак. 

Петербургның Petrograff журналына нигез салучы, баш мөхәррир Станислав Скворцов граффити барлыкка килү тарихы, аның терминологиясе һәм төшенчәләре турында сөйләячәк. Ул шулай ук граффити белән паблик-артның аермасын да аңлатып бирәчәк.

7 июль көнне 15.00 сәгатьтә Россия стрит-арт һәм граффитины өйрәнүгә багышланган документаль фильмның премьерасы булачак. «В открытую» дип исемләнгән әлеге фильмы бөтен Россиядән урам рәссамнары һәм граффити-райтерлар турында сөйли.

Барлык чараларда бушлай катнашу өчен алдан теркәлү сорала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International