ЯҢАЛЫКЛАР


4
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бу ялларда «Шәһәрдә мәдәни мөхит» проекты чаралары Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган булачак.

9 июльдә 10.00 сәгатьтә ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү фонды Әлмәт районы эшмәкәрләрен Ленин урамы, 2 адресы буенча узачак бушлай семинарларда катнашырга чакыра, анды һәр эшмәкәр үзенең компетенцияләре һәм гамәли белемнәре дәрәҗәсен арттыра алачак.


3
июль, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген «Әлмәт - Водоканал» АҖ үзенең ярты гасырлык юбилеен бәйрәм чарасы белән билгеләп үтте. Яшьләр үзәгенең концерт залында үзләренең предприятиесының уңышына мөһим өлеш керткән коммуналь өлкә ветераннарын да хөрмәтләделәр.

7 июльдә 17.00 сәгатьтә  «Саулык» паркында вакытны бергә уздырыр өчен олылар, балалар, гаиләләр җыелачак. Сезне бәйрәм программасы, профессиональ тренерлар белән күнегүләр көтә. Әгәр дә сез Яшел Фитнес белән таныш түгел икән, моны төзәтергә кирәк. Чөнки кызык һәм күңелле булачак.

Очрашуга Ильяс Зиннуров тренерлары һәм остазлары белән килде. Яшь спортчы Европа беренчелегендә җиңү өчен каты көрәш ничек һәм нинди шартларда узганы турында сөйләде, тәэсирләре белән уртаклашты.

1 октябрьгә кадәр федераль льготникларга мөһим карар кабул итәргә кирәк: социаль хезмәтләр җыелмасын (социаль пакетны) калдырырга  яки аннан баш тартып, акча алырга. Социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартканда акчалата компенсация суммасы 863 сум 75 тиен тәшкил итә.

24 июньдә 2012 елдан бирле ел саен Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән бергә Татарстан Республикасының Студентлар лигасы уздыра торган Татарстан Республикасының Яшьләр торак бәйгесе - 2019 старт алды.

72 «Татарстан киләчәге көллияте» белем алу проектын тәмамлаучылар урта һөнәри белем алу программасын тәмамлау турында дипломнар алдылар - аларның җидесенә кызыл диплом тапшырылды.

1 июльдән 3 июльгә кадәр «Колшәрип» һәм «Әлмәт» тимер юл станцияләре арасында тимер юлны аркылы чыгу юлының 74 километрында транспорт хәрәкәте чикләнә.

Инвалид-бала караган өчен түләүне сорап шәхси кабинет аша да мөрәҗәгать итәргә мөмкин, Россия Пенсия фонды сайтында түләү билгеләү һәм гражданның инвалид-бала карарга ризалыгын белдереп гариза язу сервислары эшли.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International