ЯҢАЛЫКЛАР


14
август, 2019 ел
чәршәмбе

Июль ахырында Анапада хатын-кызлар командалары арасында Россия профсоюзлары кубогына классик волейбол буенча традицион ярышлар узды.

Татарстан Республикасында ата-аналарның алимент буенча гомуми бурыч күләме 2,8 млрд сумнан артып китә. Бу санны ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР баш суд приставы Игорь Безуевский атады.


13
август, 2019 ел
сишәмбе

Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау 90% ка төгәлләнгән.  Ремонт эшләрен август ахырына тәмамлау планлаштырыла. Бу хакта бүген шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Вәлиев хәбәр итте.  2019 елда 63 күп фатирлы йортта капиталь ремонт барлыгы 438,2 млн. сумга үткәрелә.

Район активы белән киңәшмәне район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Марат Гирфанов үткәрде. Ул яңа кадрлар билгеләнеше турында белдерүдән башланды. Конкурс нәтиҗәләре буенча 9 августтан район балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе итеп Фәсхетдинов Илнур Равил улы билгеләнде. Марат Гирфанов җитәкчегә яңа вазыйфада уңышлар теләде.


12
август, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген киңәшмәдә гомуми йорт милкен карап тотуга нормативтан тыш ОДНны минимальләштерү буенча актуаль мәсьәләләр каралды.Торак-коммуналь өлкә темасы буенча фикер алышуда шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчелеге, «Татнефть» ГАҖ, ресурслар белән тәэмин итүче предприятиеләр вәкилләре катнашты.

"Татнефть" ГАҖ пенсия яшендәге 5 хезмәткәр «Оешманың икътисадый иминлеген тәэмин итү комплекслы системасы» өстәмә һөнәри белем бирү программасы буенча укуларга кереште. 

Республикада быел бөртеклеләрдән генә түгел, шикәр чөгендереннән, бәрәңге һәм кукуруздан да яхшы уңыш алдылар. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.


11
август, 2019 ел
якшәмбе

11 августта Әлмәт мөселманнары ислам диненең иң зур һәм изге бәйрәмнәренең берсе - Корбан бәйрәмен билгеләп үттеләр. Традиция буенча, иртән шәһәрнең һәм районның барлык мәчетләрендә бәйрәм догалары узды, аннан соң корбан чалу мәйданчыгына юнәлделәр. Төшке аштан соң бәйрәм күңел ачулары шәһәр паркында башланып китте. 

Сезне көтеп алынган һәм изге Корбан бәйрәме белән котлыйм! Корбан гаете мөселман дөньясының иң зур һәм изге бәйрәмнәренең берсе - ислам диненең югары әхлакый идеалларын, күп халыкларның тарих һәм мәдәниятенең иң яхшы традицияләрен үз эченә ала.


10
август, 2019 ел
шимбә

Бүген ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев Әлмәттә булды. Микрорайонда яшәүчеләр урам җыештыручыларның һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре эшен уңай яктан билгеләп үттеләр, шулай ук булган үзгәрешләрдән канәгать калдылар һәм соңгы елларда аларның ишегалды бик үзгәрүенә шатланалар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International