Бүген киңәшмәдә гомуми йорт милкен карап тотуга нормативтан тыш ОДНны минимальләштерү буенча актуаль мәсьәләләр каралды.Торак-коммуналь өлкә темасы буенча фикер алышуда шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчелеге, «Татнефть» ГАҖ, ресурслар белән тәэмин итүче предприятиеләр вәкилләре катнашты.
Киңәшмә барышында «Акыллы җылылык» ИИС белән интеграцияләнеп, LoRaWaN технологик чыбыксыз элемтәсен кулланып индивидуаль исәпкә алу приборларыннан автоматлаштырылган рәвештә мәгълүмат җыю системасын булдыруга кагылышлы мәсьәлә каралды.