Татарстан Республикасында ата-аналарның алимент буенча гомуми бурыч күләме 2,8 млрд сумнан артып китә. Бу санны ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР баш суд приставы Игорь Безуевский атады.
2019 ел башыннан бурычлыларны эзләү буенча 800гә якын эш ачылган. Эзләү чаралары 770тән артык алимент түләмәүчене табарга ярдәм итте. Аларга карата административ һәм җинаять йогынтысы чаралары кулланылган, кайберләре түләүләргә керешкән инде.
Алимент буенча Татарстанда иң еш бурычлылар булып 30-42 яшьлек ир — атлар тора. 2019 ел башыннан бурычлыларны эзләү буенча 800гә якын эш ачылган.