Әлмәт мөселманнары Корбан бәйрәмен билгеләп үттеләр

2019 елның 11 августы, якшәмбе

11 августта Әлмәт мөселманнары ислам диненең иң зур һәм изге бәйрәмнәренең берсе - Корбан бәйрәмен билгеләп үттеләр. Традиция буенча, иртән шәһәрнең һәм районның барлык мәчетләрендә бәйрәм догалары узды, аннан соң корбан чалу мәйданчыгына юнәлделәр. Төшке аштан соң бәйрәм күңел ачулары шәһәр паркында башланып китте. 
Биредә шәһәр халкы һәм нефть башкаласы кунаклары өчен Әлмәт мөхтәсибәте тарафыннан күңел ачу программасы оештырылган иде. Әлмәт мәчетләре вәкилләре барлык теләүчеләрне коймак белән сыйладылар, ә яшь шәһәрлеләр конкурсларда һәм викториналарда катнаштылар, моның өчен призлар һәм аттракционнарга билетлар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International