Республикада быел бөртеклеләрдән генә түгел, шикәр чөгендереннән, бәрәңге һәм кукуруздан да яхшы уңыш алдылар. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Республикада 158 мең га, ягъни барлык мәйданнарның 11% җыеп алынган. 518 мең тонна суктырылган. Бүгенге көнгә уртача уңыш - 32,7 ц/га.
Министр соңгы өч көндә (7-9 август көннәрендә) урып-җыю темплары буенча мәгълүматларны китерде. Аның сүзләренә караганда, һава торышы бөтен җирдә дә диярлек бер үк, әмма җитештерүчәнлек – төрле. Бу вакытка республика буенча 32 мең га, ягъни 2,3% җыеп алынган.