Сезне көтеп алынган һәм изге Корбан бәйрәме белән котлыйм! Корбан гаете мөселман дөньясының иң зур һәм изге бәйрәмнәренең берсе-ислам диненең югары әхлакый идеалларын, күп халыкларның тарих һәм мәдәниятенең иң яхшы традицияләрен үз эченә ала. Изге гамәлләр, корбан чалу һәм кешеләргә ярдәм итү әлеге бәйрәмгә аерым мәгънә бирә. Игелеклелек һәм ихлас шәфкатьлелек - бу изге бәйрәмнең нигезе.
Изге Корбан бәйрәме сезгә туган районыбыз һәм шәһәребез хакына яңа казанышларга көч өстәсен, барлык башлангычларыгызда да уңышлар китерсен, һәркемнең күңеленә шатлык һәм тынычлык китерсен. Чын күңелдән нык сәламәтлек, тынычлык, һәр йортка җылылык һәм мәхәббәт телим!