Әлмәттә хокук тәртибен, шәһәр һәм район халкының тынычлыгын һәм иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2019 елның 13 августы, сишәмбе

Район активы белән киңәшмәне район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Марат Гирфанов үткәрде. Ул яңа кадрлар билгеләнеше турында белдерүдән башланды. Конкурс нәтиҗәләре буенча 9 августтан район балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе итеп Фәсхетдинов Илнур Равил улы билгеләнде. Марат Гирфанов җитәкчегә яңа вазыйфада уңышлар теләде.
Аннары иртәнге киңәшмәдә катнашучылар өчен Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегенең 2019 елның 6 ае нәтиҗәләре буенча эш нәтиҗәләре турында хисап тәкъдим ителде. Доклад белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Рәхмәтуллин Ленар Илгизәр улы чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, 2019 елның 6 ае дәвамында бүлек хезмәткәрләре, көндәлек хезмәт вазыйфаларыннан тыш, 97 массакүләм чара үткәргәндә җәмәгать тәртибен һәм җәмәгать куркынычсызлыгын саклауны тәэмин итүгә дә җаваплы булган. Бүлекнең барлык шәхси составының җайга салынган эше нәтиҗәсендә җәмәгать тәртибен бозулар күзәтелмәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International