Июль ахырында Анапада хатын-кызлар командалары арасында Россия профсоюзлары кубогына классик волейбол буенча традицион ярышлар узды.
Әстерхан, Самара, Яңа Уренгойдан калган көндәшләрен җиңеп, безнең кызлар лаеклы 2 нче урынны алдылар. Өченче призлы урынны Яңа Уренгой командасы алды.
Хатын-кызлар җыелма командасы әлеге турнирда катнашу мөмкинлеге биргән өчен «Татнефть» компаниясенә һәм Әлмәт волейбол федерациясенә рәхмәт белдерә.