ЯҢАЛЫКЛАР


15
декабрь, 2013 ел
якшәмбе
Тиздән «Интертат», «Мәгариф», «Альметьевск-ТВ», Мөслим мәгълүмәт үзәгенә, “ Кайбыч таңнары” газеталарына яңа җитәкче билгеләнәчәк.
13-15 декабрь көннәрендә башкалабыз Казанда Татарстан Респуликасының муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасы финал уеннары бара.
Киләсе елның 1 январеннән Россиянең югары уку йортларын тәмамлаучыларга яңа төрле дипломнар бирелә башлаячак
“Ак Барс” Көрәш сараенда көрәш буенча Россия беренчелеге һәм чемпионаты уза.
Хокук саклау органнары җитәкчеләре агымдагы оператив вәзгыять, Татарстан Республикасы территорияседә кылынган резонанс җинаятьләрне, шул исәптән гыйбадәт кылу корылмаларына ут төртүләргә бәйле җинаятьләрне тикшерү барышы турында сөйләделәр.

14
декабрь, 2013 ел
шимбә
Республиканың 8 муниципаль районында ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондына акчаларны җыю буенча план 90 проценттан кимрәк тормышка ашырылган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы киңәшмәдә ТР Министрлар Кабинетының төзелеш, транспорт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илдар Сибгәтуллин хәбәр итте, дип җиткерә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Коллектив килешүләре нигезендә хезмәтне саклау, хезмәткәрләрнең сәламәтлеге, социаль иминият мәсьәләләре 13 декабрь көнне Татарстан Республикасы Профсоюзлар Федерациясе Советының VIII утырышы көн кадагына куелды.
13 декабрь көнне “Нефтьче” мәдәният сараенда “Татнефть” акционерлык җәмгыяте яшь хезмәткәрләренең XIV отчет – сайлау конференциясе булып узды
22 декабрьдә “Сәламәтлек комбинатында” Әлмәттә беренче тапкыр мунчачылар конкурсы узачак.
13 декабрь көнне Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ильвир Габдуллин Төзелеш, элемтә һәм юл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Альбрет Юсупов белән берлектә шәһәр һәм райондагы төзелеш объектларында эш барышы белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International