Мәҗит Салихов шәһәр һәм районның төзелеш объектларында булды

2013 елның 14 декабре, шимбә
13 декабрь көнне Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ильвир Габдуллин Төзелеш, элемтә һәм юл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Альбрет Юсупов белән берлектә шәһәр һәм райондагы төзелеш объектларында эш барышы белән танышты.

Беренче тукталыш “Яшьлек” микрорайонында төзелеп килњче балалар бакчасы булды. 260 урынга исәпләнгән әлеге объектның беренче каты књтәрелгән, параллель рәвештә инженер челтәре уздыру белән дә шөгыльләнәләр. Төзелеш мәйданында 21 кеше, 6 берәмлек техника эшли. “Стройкомплекс” ААҖ генераль директоры Рафаил Сәгъдиев сњзләренә караганда , төп төзелеш материалы булган эре панельләр белән берникадәр тоткарлыклар бар, заводта тиешле књләмдә җитештерә алмыйлар. Мәсьәлә хәл ителә, район башлыгы Яңа елга кадәр бинаның тулы каркасын кую кирәклеген ассызыклады.

“Көнбатыш капка” шәһәрнең иң интенсив төзелеш барган микрорайоны. Биредә “Социаль ипотека” программасы нигезендә 9 катлы , 169 фатирга исәпләнгән йорт салынган. Беренче катлар(707 кв.метр) кибет һәм офислар өчен көйләнгән.

Бњгенге көндә йорт файдалануга тапшыруга әзер диярлек. 2–3 подъездда обойлар ябыштырылган, элемтә челтәрен һәм домофоннарны тоташтыру бара. “Арслан” ААҖ баш инженеры Денис Косарев билгеләп узганча, йорт 20 нче декабрьгә тапшырылачак.

Шушы ук районда 270 урынга исәпләнгән балалар бакчасында да булды район башлыгы. Бинага җылылык бирелгән, утлар яна, су кертелгән. Объектны тапшыру Яңа елга бњләк булырга бик мөмкин.

Билгеле булганча, Татарстан Республикасының закон бозуларны кисәтњ Комплекслы программасы нигезендә Әлмәт районында полициянең участок инспекторлары өчен ике йорт төзелә. Аның берсе Рус Акташы, икенчесе Яңа Кәшер авылында. Рейд нәтиҗәләре књрсәткәнчә, алар файдалануга тапшыруга әзер, тантаналы ачу 24 декабрь көнне ТР Эчке эшләр министры катнашында булыр дип көтелә.

Лира Сахапова, Фәрдия Хәсәнова, Юрас Сафиуллин, Руслан Бажутов
Район башлыгының Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International