Әлмәтнең муниципаль хезмәткәрләр командасы Спартакиаданың финал уеннарында катнаша

2013 елның 15 декабре, якшәмбе
13-15 декабрь көннәрендә башкалабыз Казанда Татарстан Респуликасының муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасы финал уеннары бара. Өч көн дәвамында төрле районнардан килгән хезмәктәрләр баскетбол, волейбол бадминтон кебек спорт төрләрендә иң көчлеләрне ачыклаячак.

Финал уеннарында Әлмәт муниципаль районыннан да 25 кешедән торган команда да актив катнаша. Әлмәт муниципаль районының Спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе Геннадий Золкин сүзләренә караганда, Әлмәт командасы җиңү рухы белән яши. Шунысын да билгеләп үтик, бик яхшы чыгыш ясап, безнең команда баскетбол буенча беренче алтылыкка керде. Спортчы- чиновниклар Универсиада авылында яшиләр, ярышлар төрле спорткомплексларда уза.

Бүген, якшәмбе көнне район башлыгы Мәҗит Салихов милли көрәш сараенда узачак Россия Беренчелеге һәм Чемпионатына чакырулы. Муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы ярышларында булып, үзебезнең команда белән очрашу –шулай ук аның планнарына кергән.

Фәрдия Хәсәнова,”Альметьевский вестник” газетасы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International