ТРда 2,176 млн. кв.м торак сафка бастырылган

2013 елның 14 декабре, шимбә
Республиканың 8 муниципаль районында ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондына акчаларны җыю буенча план 90 проценттан кимрәк тормышка ашырылган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы киңәшмәдә ТР Министрлар Кабинетының төзелеш, транспорт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илдар Сибгәтуллин хәбәр итте, дип җиткерә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Илдар Халиков хакимият башлыкларын әлеге хәлгә игътибарлырак карарга чакырды.

ТР Хөкүмәте башлыгына хәбәр итүләренчә, социаль ипотека программасы буенча торак төзелеше планындагы 383,3 мең кв.метрның 2013 нче елда 314 мең кв.метры сафка бастырылган. Арча, Югары Ослан районнарында һәм Казанда йортлар вакытында тапшырылмаган. 2013 нче елның декабрендә тагын 3 муниципаль районда 8 социаль ипотека объекты тапшырылырга тиеш (Түбән Кама, Спас районы, Казан).

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, республикада 2,176 млн. кв.м торак сафка бастырылган, еллык план - 2,398 млн. кв.м.

2014 нче елга 2,399 млн. кв.м күләмендә торакны сафка бастыру планы расланган, шул исәптән, социаль ипотека программасы буенча - 383,9 мең кв.м, күпфатирлы инвестицион торак - 1,017 млн. кв.м, аз катлы торак - 998 мең кв.м.

2014 нче елда аренда торагын төзү программасы буенча 51,4 тыс. кв.м мәйданлы 12 торак йортны тапшыру планлаштырыла, шул исәптән, Иннополис хезмәткәрләре өчен 8 йортны, Яр Чаллыда IT-парк хезмәткәрләре өчен 119 фатирлы торак йортны, “Алабуга” МИЗ белгечләре өчен 156 фатирлы торак йортны һәм Казанда Журналистлар урамында һәм Оренбург трактында 44 һәм 170 фатирлы йортларны.

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 2013 нче елда ятим балаларны торак белән тәэмин итү программасы буенча 265 балага фатир бирү планлаштырыла (260ына бирелгән). Илдар Халиков 5 ятим баланың документларын рәсмиләштереп бетерергә һәм программаны 18 нче декабрьгә төгәлләргә кушты.

2014 нче елда 295 ятим бала торак белән тәэмин ителәчәк.

2014 нче елда 5 һәм аннан күбрәк баласы булган күпбалалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү кысаларында 822 гаилә исемлеккә кертелгән.

Аларны торак белән тәэмин итүгә бәйле бюджетта 116 млн. 191,14 мең сум каралган, 44 сертификат рәсмиләштерелгән. Быел 12 нче декабрьгә барлык 44 сертификат тапшырылган, дип хәбәр итте төзелеш министры.

Татарстанда 2014 нче елдан авыл хуҗалыгы техникасын яңарту турында бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.

Бүген авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең 15 меңнән артык тракторы, 5 мең йөк машнасы, 4,5 меңнән артык төрле комбайн һәм авыл хуҗалыгы техникасы бар, дип хәбәр итте Марат Әхмәтов. Шул ук вакытта техниканың күбесе 10 елдан артык эксплуатацияләнә һәм яңартуны таләп итә.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры сүзләренчә, федераль һәм төбәк дәрәҗәсендә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итү программалары 2006 нчы елдан техниканың бер өлешен яңартырга мөмкинлек биргән. Ул билгеләп үткәнчә, кайбер районнарда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре ремонтка һәм машиналар паркын тотуга бик күп акча сарыф итә.

Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, республика «Росагролизинг» белән тыгыз хезмәттәшлек итә. “Лизинг шартлары кулай”, - диде ул.

“Без 2014 нче елдан авыл хуҗалыгы техникасын алу программасын ныклап тормышка ашырырга телибез”, - диде министр.

Программа 3 елга исәпләнгән. Ел саен “60 процентка 40 процент” схемасы буенча техника алуга 2 млрд.сум бүлеп бирү планлаштырыла.

40 процентын ТР Хөкүмәте бүлеп бирәчәк, калган 60 процентын авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре бирергә тиеш була.

Мондый схема ел саен 5-6 млрд.сумлык яңа авыл хуҗалыгы машиналарын алырга мөмкинлек бирер, дип көтелә.

Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, газ-мотор ягулыгында эшли торган техника алуга лимитсыз субсидия биреләчәк. Ул ачыклык керткәнчә, бәлки, мондый төр техникага федераль бюджеттан субсидия бирелер.

«Татар-информ»
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International