“Альметьевский вестник”– республика күләм узган профсоюз бәйгесе җиңүчесе

2013 елның 14 декабре, шимбә
Коллектив килешүләре нигезендә хезмәтне саклау, хезмәткәрләрнең сәламәтлеге, социаль иминият мәсьәләләре 13 декабрь көнне Татарстан Республикасы Профсоюзлар Федерациясе Советының VIII утырышы көн кадагына куелды. Киңәшмә Мәдәният министрлыгында ТР Профсоюзлар Федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова рәислегендә узды.

Профсоюз активистлары белән беррәттән чарада Хезмәт, мәшгүльлек һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Айрат Хәсәнов, предприятиеләр һәм эшмәкәрләр Ассоциациасы генераль директоры урынбасары Виктор Дмитриев һәм башка рәсми затлар катнашты.

Төп докладлар тыңланганнан соң “Татарстан Республикасында профсоюзлар тормышын иң киң яктыртучы массакүләм мәгълүмат чаралары” бәйгесенә йомгак ясалды. Жюри карары нигезендә “Альметьевский вестник” – “Әлмәт хәбәрләре” газетасы беренче урынга лаек булды. Татьяна Водопьянова киләчәктә дә тыгыз хезмәттәшлек үрнәкләренең дәвам итәчәгенә ышаныч белдереп, олы рәхмәт сүзләре белән газетаның баш мөхәррире Ландыш Зариповага I дәрәҗә диплом тапшырды.

Бүләкләнүчеләр арасында “Ватаным Татарстан”, “Чулман” корпоратив газеталары да бар иде. “Профсоюз тормышы турында иң яхшы телевизион материал” номинациясендә беренче урынга “Татнефть” ААҖ телестудиясе лаек булды.

Фәрдия Хәсәнова, “Альметьевский вестник” газетасы
Резеда Исмәгыйлева фотосы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International