“Татнефть” ААҖ яшь хезмәткәрләренең XIV конференциясе

2013 елның 14 декабре, шимбә
13 декабрь көнне “Нефтьче” мәдәният сараенда “Татнефть” акционерлык җәмгыяте яшь хезмәткәрләренең XIV отчет – сайлау конференциясе булып узды. Чарада “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов, генераль директорның производство буенча урынбасары, баш инженер Наил Ибраһимов, Профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин, предприятие җитәкчеләре һәм яшьләр оешмаларыннан 703 делегат катнашты.

2013 нче юбилейлар елының ничек узуы, яшьләр оешмалары тарафыннан башкарылган эшләр, алда торган планнар турында акционерлык җәмгыятенең яшьләр оешмасы рәисе Ренат Мамин сөйләде. Социаль – икътисади, фәнни һәм башка күп төрле юнәлешләр буенча да яшьләр данлыклы нефтьчеләребезгә лаеклы алмаш булып килә.

Компаниянең генераль директоры Наил Маганов “Татнефть” ААҖ уңышларында куелган бурычларны креатив һәм иҗади фикерләү юлы белән хәл итүче яшьләрнең дә өлеше зур булуын ассызыклады. Барлык күркәм башлангычларның да җитәкчелек тарафыннан хуплануын һәм һәртөрле ярдәмгә ышана алуларын әйтте.

Конференция яшьләр комитеты рәисен сайлау, актив яшьләрне һәм компанияләрне бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

Фәрдия Хәсәнова, “Альметьевский вестник” газетасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International