Әлмәттә "мунчачылар көрәше" узачак

2013 елның 14 декабре, шимбә
22 декабрьдә “Сәламәтлек комбинатында” Әлмәттә беренче тапкыр мунчачылар конкурсы узачак.

Биредә үз һөнәрләренең осталары да, һәвәскәрләр дә катнаша ала. Ярышларга оешмалардан, шулай ук шәхси затлардан да гаризалар кабул ителә. Катнашучыларга оештыручылар тарафыннан 1 тапкыр абонемент түләнелә. Мунчачылар көрәшендә катнашучыларны теркәү көндезге 10 сәгатьтә башлана. Ул 15.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Шулай ук конкурс кысаларында түгәрәк өстәл дә узачак. Җиңүчеләрне бүләкләү 16.00 сәгатьтә башлана. Иң-иңнәрне шактый саллы гына акчалата бүләкләр көтә. Иң кечкенә һәм иң өлкән катнашучыларга исә махсус бүләкләр каралган.

“Сәламәтлек комбинаты” Әлмәт шәһәре, Гафиатуллин урамы, 50 нче йортта урнашкан.

Белешмәләр өчен телефон: 40-40-60.

"Әлмәт таңнары" газетасыннан
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International