Тиздән «Альметьевск-ТВ» га яңа җитәкче билгеләнәчәк

2013 елның 15 декабре, якшәмбе
Тиздән «Интертат», «Мәгариф», «Альметьевск-ТВ», Мөслим мәгълүмәт үзәгенә, “ Кайбыч таңнары” газеталарына яңа җитәкче билгеләнәчәк. “Татмедиа” ААҖ филиалларда кадрлар алмаштыру, үзгәртеп корулар турында карар кабул ителгән. Акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов сүзләренә караганда, ел ахырында уздырылган традицион баланс комиссиясе нәтиҗәләре буенча, 88 филиалның 6 сында кадрлар алмаштырылачак. Дүшәмбе көнне “Казан утлары” журналына инде яңа редактор билгеләнәчәк. Әдәби басманы әлегә кадәр “Чын мирас” журналы редакторы булган , ТР Язучылар союзының экс- рәисе Илфак Ибраһимов җитәкләр дип көтелә.

Ф. Хәсәнова, “Татар – информ” мәгълүматларына таянып
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International