Инде җомгадан республикада һава температурасы нормага кайта башлый

2014 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Россия гидрометеорология үзәге белгечләре үз сайтларында Татарстанда 29-31 нче гыйнварда аномаль салкын һава торышы саклануы турында кисәтә.

Шул ук вакытта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтында хәбәр ителгәнчә, 31 нче гыйнварда ТРда урыны белән бераз кар явачак, төнлә - 22-27 градус салкын, ТРның көнчыгыш районнарында һәм түбән урыннарда - 29-34, аязганда - 38 градус салкын. Көндез 17-22, көнчыгышта 27 градуска кадәр салкын була.

1 нче февральдә, шулай у,к бераз кар явуы ихтимал, төнлә - 23-28, аяз булганда - 33 градуска кадәр, ә көндез - 18-23 градус салкын.

"Татар-информ"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International