Әлмәт коткаручылары ярдәмгә килде

2014 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Әлмәт сулыкларында кышларга калучы кыр үрдәкләрен коткаручылар үз химаяләренә алдылар.
30 градуслы салкыннарда мәчет белән музыка көллияте арасындагы шарлавыклы буалар боз белән капланды. 29 гыйнварда “Знамя труда” гәзите хезмәткәрләре Әлмәт эзләү-коткару постына шылтыраттылар, суны боздан ныграк ачуны үтенделәр.
Коткаручылар берничә минуттан килеп тә җиттеләр, лом, моторлы пычкы, көрәкләр ярдәмендә шактый мәйданны боздан арындырдылар. Бу игелекле эшне Юрий Овчинников, Евгений Гронзеь һәм Илнур Әхмәтшин башкарды.
Коткаручыларга бу уңайдан ел саен мөрәҗәгать итәргә туры килә, алар ярдәм итәргә әзер торалар. Быел да Әлмәт эзләү-коткару посты башлыгы Фәсхетдин Сыраев сулыкның бу өлешен көннәр җылынганчы боздан арындырып торачакларына ышандырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International