Әлмәттә ветераннарны Ленинград блокадасын өзүнең 70 еллыгы белән котладылар

2014 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Әлмәттә “Ленинград оборонасы өчен” медале һәм “Блокададагы Ленинградта яшәгән кешегә” билгесе белән бүләкләнгән 11 кешене котлау булды. 6 кешегә “Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүнең 70 еллыгы хөрмәтенә” дигән истәлек билгесе тапшырылды. Әлмәт муницпаль идарәсе башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов, аның урыбасарлары хөрмәтле ветераннарны өйләренә барып котладылар, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International